Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кешенең бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды
Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк.
Сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып баручы кешенең бавыр читлекләрендә акрынлап май җыела башлый. Аны киметергә метионин - эремчектә булган аминокислота ярдәм итә, дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-диетолог Нурия Дианова. Бу турыда РИА Новости яза.
«Бу аминокислота бавыр, бавыр авырулары белән бик шәп эшли. Мин метионин бавырда майның кимүенә ярдәм итә дип әйтер идем. Фәнгә нигезләнсәк, эремчек бавыр күзәнәкләренең метаболизмын яхшырта дип әйтергә мөмкин», - дип ачыклык кертте диетолог.
Шуңа күрә көн саен кешегә кимендә 50 грамм эремчек ашарга киңәш ителә, ди ул.
«Минем фикеремчә, эремчекне теләсә кайсы вакытта ашарга була, әмма порцияләрдә аерма бар. Иртәнге ашка 50 грамм эремчек җитә. Төшке аш вакытында 100 грамм, кичке ашка шулкадәр үк ашарга була», - диде Дианова.
Аның сүзләренчә, эремчек составында кеше организм өчен файдалы матдәләр җыелмасы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз