news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Кешеләргә иңгә-иң терәшеп торырга туры килмәячәк»: Казанның яңа аэропорты нинди булыр?

Казан аэропортының яңа терминалы 5,7 миллион пассажирны кабул итәчәк.

«Кешеләргә иңгә-иң терәшеп торырга туры килмәячәк»: Казанның яңа аэропорты нинди булыр?
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Россия вице-премьеры Виталий Савельевка Казан аэропортының яңа терминалы нинди булачагын аңлаттылар. Ул елына 6 миллионга якын пассажирга хезмәт күрсәтә алачак. Яңа бина кайчан төзеләчәк һәм аэропорт алдында нинди перспективалар ачылачак – «Татар-информ» материалында.

Татарстанга Виталий Савельев килде

Фото: rais.tatarstan.ru

Аэропорт планлаштырылганнан ике тапкыр күбрәк пассажирларга хезмәт күрсәтә

Татарстанга күптән түгел Россиянең транспорт министры һәм «Аэрофлот» башлыгы булган, ә хәзер РФ вице-премьеры вазифаларын башкаручы Виталий Савельев килде.

Савельевка, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа терминал турында сөйләделәр.

Хәзер аэропортта бер-берсенә тоташкан ике төп бина: 1А номерлы терминалы – аны 2012 елда Болгария компанияләре катнашында төзеделәр – һәм 1 номерлы терминалы – аны 2013 елда Универсиада алдыннан капиталь ремонтладылар һәм ачтылар. Шулай ук хөкүмәт делегацияләре куллана торган 2 номерлы терминал бар.

Биналарның төп комплексы 83 юнәлештә эчке һәм халыкара рейсларга хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә ул Казанга баручы яки Татарстан башкаласыннан очып китүче пассажирлар саны өчен кысан.

Вице-премьер килеп җитү белән яңа терминалның презентациясе булды

Фото: rais.tatarstan.ru

Аэропорт елына 2,5 миллион кешегә хезмәт күрсәтү өчен исәпләнгән. «Ун ел элек аэропортны реконструкцияләгән чакта 2,5 миллион пассажир бик ерак перспективада гына була ала торган сан кебек тоела иде. Быел исә инде 4 миллион кешегә якынлашты», - дигән иде 2021 елда ук ТР транспорт министры Фәрит Хәнифов.

Узган елда аэропорт 5,3 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән – бу проектны әзерләүчеләр планлаштырганнан ике тапкырга күбрәк. Пассажирлар арту дәвам итә.

Узган ел БРИКС саммиты алдыннан аэропортның пассажир перронын киңәйттеләр – хәзер самолетлар өчен 51 стоянка каралган.

Сәгатенә 1,5 мең пассажир һәм 4 телетрап

РФ Хөкүмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, мастер-план кысаларында яңа пассажирлар терминалын проектлау эшләре башланган.

Исегезгә төшерик, аны аэропорт өчен 2050 елга кадәр перспектива белән NACO Royal HaskoningDHV Голландия компаниясе эшләде. Әлеге компаниянең дөньяның төрле илләрендә аэропортлар проектлау тәҗрибәсе зур.

Терминал аэропорттан бераз читтәрәк урнашачак.

Савельев һәм Миңнехановка күрсәткән презентациядә билгеле булганча, терминалның гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр тәшкил итәчәк

Фото: rais.tatarstan.ru

Савельев һәм Миңнехановка күрсәткән презентациядә билгеле булганча, терминалның гомуми мәйданы 32 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Һәм бу беренче этап кына булачак, диде Татарстан Республикасы төзелеш министры Марат Айзатуллин.

Стендта тулысынча диярлек пыяладан эшләнгән киң козыреклы матур бина күрсәтелде.

«Елына 5,7 миллион пассажир кабул ителәчәк», - диде министр.

Аэровокзал бинасын дүрт телетрап белән җиһазландырачаклар. Биредә бер сәгатьтә 1,5 мең пассажирга хезмәт күрсәтеләчәк.

Шулай ук 675 машинага исәпләнгән яңа автопарковка барлыкка киләчәк.

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, өченче терминал төзелешен 2026 ел азагына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Элегрәк аэропорт директоры Сергей Романцов сәгатенә 3 мең пассажирга хезмәт күрсәтү планлаштырыла, дип белдергән иде.

Голландиялеләр исә 2050 елга Казанда пассажирлар агымы елына 17 миллион кеше дәрәҗәсендә булачак, дип фаразлый.

Казан халыкара аэропорты инфраструктурасына йөкләнеш бик зур. Өченче терминалны ачу нәтиҗәсендә Казан Россиянең өченче хабы була алачак.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Казан өченче хаб була алачак»

Казан халыкара аэропорты инфраструктурасына йөкләнеш бик зур. Өченче терминалны ачу нәтиҗәсендә Казан Россиянең өченче хабы була алачак. «Татар-информ»га мондый фикерне AVT компаниясе директоры Азамат Сабиров белдерде.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге терминаллар пассажирлар агымы күләменә хезмәт күрсәтеп өлгерә алмый.

«Казанның урыны бик отышлы, аңа бу терминал җитми, чөнки без проектта планлаштырылганнан 100 процентка күбрәк кабул итәбез», - дип билгеләде ул.

Сабиров бәяләвенчә, яңа терминал киләчәк үсеш өчен кирәкле резервны тәэмин итәчәк.

«Татарстан башкаласы география ягыннан бик отышлы урында урнашкан. Казан аша төрле җирләр белән тоташтырырга, әлеге терминал хисабына транзит өлкәсен үстерергә, Мәскәүнең пассажирлар агымының бер өлешен үзебезгә алырга мөмкин, чөнки хәзер бик күп очышлар башкала аша уза. Шулай итеп, Казан өченче хаб яки төп региональ хаб була алачак», - дип ассызыклады ул.

Сабиров шулай ук яңа терминал төзелешен узган еллардагы проектларны төзәтү мөмкинлеге итеп карарга мөмкин, дип белдерде.

«Болгарлар аэропортны проектлаганда нәрсә уйлаганнардыр, белмим. Яңа терминал белән менеджмент җайлашачак, очышларны тагын да яхшырак оештырып булачак. Чөнки хәзерге вакытта аэропорт белән идарә итү бик авыр, багаж тасмасы пассажирларга хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирми, чик буе зонасы да зур түгел – бу аэропортның мөмкинлекләрен чикли», – дип билгеләде Сабиров.

Ул ассызыклаганча, өченче терминалны ачу Татарстанда авиация һәм эчке туризмны үстерүдә яңа адым булачак.

Пассажирлар күп булган сәгатьләрдә терминалга йөкләнеш чыннан да артык зур, бу рейсларны оптималь рәвештә планлаштырырга комачаулый

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Пассажирларга иңгә-иң терәшеп торырга туры килмәячәк

Казан халыкара аэропортының инфраструктурасын киңәйтү пассажирлар өчен шартларның уңайлылыгын һәм авиацион булмаган эшчәнлектән кергән акчаларны арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырачак. Бу хакта «АвиаПорт» агентлыгы башкарма директоры Олег Пантелеев «Татар-информ»га комментарий биргәндә белдерде.

Аның сүзләренчә, хәзерге этапта пассажирлар агымы үсешенең төп проблемасы – аэропортның куәтләре чикләнгән булу түгел, ә авиакомпанияләрнең һава паркы дефициты.

Пассажирлар күп булган сәгатьләрдә терминалга йөкләнеш чыннан да артык зур, бу рейсларны оптималь рәвештә планлаштырырга комачаулый.

«Аэровокзал төп чикләүче фактор түгел, әмма ул авиакомпанияләргә очып килү вакытын җитди катлауландыра. Пассажирлар агымы зур булган сәгатьләрдә бинада халык артык күп», - дип билгеләде Пантелеев.

Аэропортны киңәйтү пассажирлар өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде белгеч.

«Һәр китүче һәм килүче пассажирга урын җитәрлек булачак, кешеләргә иңгә-иң терәшеп торырга туры килмәячәк», – диде ул.

Пантелеев фикеренчә, яңа терминал шулай ук коммерция сервисларын киңәйтү (мәсәлән, мәйданнарны арендалау, сәүдә итү, җәмәгать туклануын оештыру) өчен мөмкинлекләр ачачак. Бу аэропортка авиацион булмаган эшчәнлектән керемне арттырырга һәм пассажирлар өчен заманча шартлар тудырырга – вентиляция системасын һәм кондиционерларны яхшыртырга, көтү зоналарын уңайлырак итәргә, эскалаторлар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Елизавета Волкова, tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot