Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Кеше китә – җыры кала» телесериалы 28 апрельдән күрсәтелә башлый

«Кеше китә – җыры кала» телесериалы 28 апрельдән ТНВ каналында күрсәтелә башлый. Социаль челтәрләрдә аның тизеры чыкты.
Телесериалның режиссеры – Александр Далматов. Баш оператор – Максим Самсонов. Рәссамнар - Булат Гыйльванов, Сәлимә Аскарова. Композитор – Миләүшә Хәйруллина. Башкарма продюсерлар – «Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчеләре Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.
Сериалда төп рольләрне Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Зөфәр Харисов һәм башкалар башкарган. Проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнашкан.
- «Кеше китә – җыры кала» сериалы Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы заказы белән төшерелгән. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнгән.
- «Кеше китә – җыры кала» сериалында вакыйгалар 1930-1960 елларда Кара Чыршы авылында бара һәм берничә буынның язмышы күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз