news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кеше китә-җыры кала» сериалының Актаныш театры артистлары катнашкан сериясен күрсәттеләр

«Кеше китә-җыры кала» сериалының Актаныш театры артистлары катнашкан сериясен күрсәттеләр
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бүген Актанышта «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы заказы белән Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» сериалы тәкъдим ителде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Кеше китә- җыры кала» сериалының актанышлылар катнашкан 8нче сериясе күрсәтелде.

Тамашачылар арасында Казаннан кайткан кунаклар да бар иде. Сериалны караганнан соң, шушы сериалның режиссеры - Александр Далматов, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, сериалда катнашкан Диләрә Рәхим һәм үзебезнең артистларыбыз - Актаныш муниципаль театры режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов, аның хатыны, артистка Альбина Хөсәенова, артистлар Айнур Хөсәенов, гаиләсе белән Рөстәм Хөсәенов, Айнур Гыйльманов сәхнәгә күтәрелде.

«Кеше китә - җыры кала» сериалында Татарстанның 10 театрыннан 100дән артык артист катнаша.

Александр Далматов Нур Хөсәеновны Нурихан Фәттахны искә алу чарасында «Итил суы ака торур» әсәренең өзеген уйнаганда күреп ала. «Кеше китә- җыры кала» сериалында катнашырга чакыра.

Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова актанышлыларның татар телендәге күренекле әсәргә нигезләнеп төшерелгән сериалда катнашуын югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100