news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Кеше гыйлемле булмаса һәм Коръәнне белмәсә, вәсвәсәгә бирелә

Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә узган Корбан гаете вәгазендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин изге Коръән китабы һәм аның фазыйләтләре хакында сөйләде.

«Күпләр бүген Коръәнне онытып, шигырьгә иярә һәм нәтиҗәдә җаһилияттәге хәлгә тәгәрәп төшә язалар. Шигърият дип мин сәнгатьне атамыйм. Шигырь ул «шигарь» – «лозунг» сүзеннән килеп чыккан. Матур сүз артына яшеренеп, кешеләрнең хисләре белән уйнап, туры юлдан яздыручы өндәүләр. Элек гарәпләр шигырьләрне шул максатта язган. Ә бүген аларны социаль челтәрләр, интернет, телевидение алыштырды... Халык, Аллаһының Китабын һәм Хак сүзләрен онытып, акны карадан аера белми башлады, кем матуррак сөйли, шуның артыннан иярә. Аллаһының матур сүзләрен тыңламыйча, намуссыз кешеләрнең матур сүзләренә ышана! Нәтиҗәдә фетнәләр чыга, җәмгыятьләр коткыга бирелә, ялган мәгълүмат тарала, халыклар таркала һәм үз башлыкларын дошманга сата, дәүләтләр бөлгенлеккә төшә», – дип сөйләде ул.

Камил хәзрәт бүген күп кенә мөселман илләрендә барган вазгыятьне искә алды. Аның сүзләренчә, кеше гыйлемле булмаса һәм Коръәнне белмәсә, вәсвәсәгә бирелә.

«Күпме мөселман илләренә матур шигарьгә «төрелгән» бомбалар ташланды?! Ә башкалар шуны куәтләп кул чапты, чөнки хакны белми һәм ялганга ышана. Әле өстәвенә мөселманнарны террористлар дип атый. Коръәндә бу хакта – «Аларга Җирдә бозыклык кылмагыз!» – дип әйткәч, алар «Без бит тәртип кенә урнаштырабыз», – диләр» («Бәкара» сүрәсе, 11 аять). Үзләрен алга киткән дип санаган җәмгыятьләр Коръән буенча яшәгән халыклардан «артта калган» дип көләләр – менә шул турыда бу. Азгынлык аларда – кеше хокукы һәм прогресс, ә тыйнаклык – кимчелек итеп бәяләнә. Җәннәтне комфорт белән алыштырмакчы булалар. Яманны игелек диләр, ә кешеләрнең коткаручысы Коръәнне киресенчә золым итеп күрсәтәләр. Ялганны вәсвәсәгә төреп бирәләр. Вәсвәсә – ул шайтан коткысы. Кеше гыйлемле булмаса һәм Коръәнне белмәсә, вәсвәсәгә бирелә», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot