news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының 2016 елдагы иминият түләве якынча 560 миллиард сум

Узган ел банклар базарында 88 иминият очрагы теркәлгән.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы 88 иминият очрагы буенча 568,4 миллиард сум түләгән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Барлыгы 13 еллык эш дәверендә агентлыкка, ярдәм сорап, 390 иминият очрагы буенча 7,4 миллион кертемче мөрәҗәгать иткән. Шул рәвешле, әлеге оешма эшләгән еллар аралыгында иминият түләүләренә 1,37 триллион сум сарыф ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot