news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татагропромбанкның 437 млн сумга якын бурычын түләгән

1 августка банкның кредиторлар алдындагы әҗәте 26,68 процентка капланган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татагропромбанкның 437 миллион сумга якын бурычын түләгән. Бу хакта агентлык сайтында хәбәр ителә.

1 августка банкның кредиторлар алдындагы әҗәте 26,68 процентка капланган.

2018 елның 8 октябренә кадәр конкурс идарәчесе тарафыннан банк кредиторлары таләпләре реестрына кертелгән беренче чираттагы кредиторлар белән исәп-хисап ясала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot