news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кертемчеләрнең өчтән бере банктан акчасын берьюлы алырга теләсә, банк “ишелә” – Игорь Кох

Татарстан икътисадчысы халыкка “Татфондбанк” белән бәйле вазгыять уңаеннан хафаланмаска киңәш итте.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда “Татфондбанк” белән бәйле вазгыятьне һаман саен тибрәтеп тормасак, бернинди куркыныч тумаячак. Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох шулай дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Физик затларның 1 миллион 400 мең сумга кадәр акчасы иминиятләштерелгән. Банк ябылган, лицензиясе алынгач очракта да, физик затлар 2-3 атнадан соң барыбер акчаларын алачак. Алар беркая китми", - дип ышандыра Игорь Кох. Аның фикеренчә, хәвефле гамәлләр белән шактый тотрыклы булган банкны да эштән чыгарырга була. “Әгәр кертемчеләрнең өчтән бер өлеше булса да берьюлы банктан акчасын алырга теләсә, билгеле, банк “җимерелә”. Бу күтәрә алмаслык күләм. Халыкка хафаланмаска киңәш итәм. “Татфондбанк”тан кала башка бернинди банкның да кризиста катнашы юк. Россия банкларының бигрәк тә. Бернинди куркыныч әйбер юк”, - дип, икътисадчы татарстанлыларга тыныч, түземле булырга киңәш итте.

Игорь Кох әйтүенчә, паника нәтиҗәсендә башка банкларга да зыян килергә мөмкин, ә аларның берсенең дә бу вазгыятьтә катнашы юк. “Әгәр вазгыятьне гел кузгатып тормасак, берни булмаячак”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100