news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керемнәр турында декларацияне Татарстан халкы “Минем документлар” офисларында бирә ала

Республика халкы Татарстанның күп функцияле үзәгендә салым хезмәтенең 16 хезмәте белән куллана ала.

Керемнәр турында декларацияне Татарстан халкы “Минем документлар” офисларында бирә ала
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елда күп функцияле үзәккә 10 яңа хезмәт төре, шул исәптән керемнәр турында декларация өстәлде. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Минем документлар” офисларында күп функцияле үзәккә мөлкәт объектларына карата салым ташламаларын алуга гариза бирергә, салым түләүченең шәхси кабинетын ачарга, җир салымы түләмәскә мөмкин булган ташламалы җир кишәрлеге сайларга, салым белдерү кәгазен алырга, керемнәр турында декларация бирергә мөмкин. Салым бурычы булган очракта үзәк белгечләре килгән кешеләргә бу турыда хәбәр итәчәк”, - диде Ленара Мозаффарова.

Моннан тыш, барлык күп функцияле үзәкләрдә эшмәкәрләр бизнеска күрсәтелгән дәүләт финанс ярдәме чаралары буенча консультация ала алачак. Шулай ук эшмәкәрләр эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан микрозаймнар алуга гаризалар бирә ала. Яңа хезмәтләрне исәпкә алып, хәзерге вакытта “Минем документлар” офисларында Татарстан халкы салым хезмәтенең 16 хезмәте белән куллана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100