news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Керем чыганагы – көнбагыш

Бүлекчәләр бүген 500 тонна көнбагыш орлыгы тапшырган инде

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Быел “Кызыл Шәрыкъ” ХК Кама Тамагы районында 1000 гектар көнбагыш чәчкән иде.

Вакытында һәм дөрес башкарылган агротехник чаралар нәтиҗәсендә, әлеге техник культура яхшы уңыш бирде. Бүлекчәләр бүген 500 тонна көнбагыш орлыгы тапшырды инде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге культураның рентабельлеге гектарыннан 10 центнер уңыштан башлана, ә карилелеләр һәм ленинлылар гектарыннан 19 центнер уңыш ала. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен бу яхшы ярдәм.

Урып-җыю дәвам итә, дип яза “Идел таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot