news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Керченск бугазында салынган күпер Кырым күпере дип аталачак

Россиялеләрнең күбесе “Кырым күпере” дип аталу өчен тавыш биргән.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Керченск бугазында салынган күпергә исем бирү порталда (назовимост.рф) тавыш бирү төгәлләнде.

Россиялеләрнең күбесе “Кырым күпере” дип аталу өчен тавыш биргән. Күпер әлеге исем белән барлык географик һәм топографик карталарда, шулай ук рәсми документларда һәм юл күрсәткечләрендә барлыкка киләчәк.

Тавыш бирүдә икенче урында “Яңадан кушылу күпере” исеме торган.

news_right_1
news_right_2
news_bot