news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Керчь шәһәрендә шартлау вакытында ун кеше һәлак булган

Хәлләре уртача авырлыкта булган тагын иллеләп кеше хастаханәгә озатылган.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Керчь шәһәре политехника көллиятендә шартлау вакытында ун кеше һәлак булган, тагын иллеләп кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер һәлакәт урынында медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәт белгечләре бригадалары эшли.

Хастаханәгә озатылган кешеләрнең хәле уртача авырлыкта диелгән әлеге хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәл сәбәпләре хакында төрле фаразлар карала. Шул исәптән, газ баллоны шартлаган булуы да мөмкин, дип яза ТАСС.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot