Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Керчь бугазында ике танкер һәлакәткә очраган
Керчь бугазында ике танкер һәлакәткә очраган. Һәлакәт аркасында нефть продуктлары агып чыккан. Бу хакта Росморречфлотка сылтама белән РИА Новости яза.
«Бүген Кара диңгез акваториясендә шторм аркасында «Волгонефть 212» һәм «Волгонефть 239» танкерлары һәлакәткә очрады. Суднолар бортында 14 һәм 15 кешелек команда», – дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Коткару операциясе оештырылган, танкерларга ике буксир һәм ике вертолет җибәргәннәр. Эвакуация бара.
Хәзер «Морспасслужба» һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы нефть продуктлары агуны юк итү чаралары күрә. Алар белән Ростов-Донда «Азов диңгезе диңгез портлары администрациясе» базасында төзелгән оператив штаб җитәкчелек итә.
«Волгонефть 212» судносы экипажының сигез кешесен судан чыгарганнар, биш кешене коткару дәвам итә, дип сөйләгәннәр РИА Новостига ашыгыч хезмәтләрдә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, суднолар көчле шкваллы җилгә һәм диңгездәге җиде баллы дулкыннарга эләккән.
Көньяк транспорт прокуратурасы әлеге хәл аркасында диңгездә йөзү өлкәсендә закон үтәүне тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз