news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге проектында 20 район катнашкан

Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге проектында 20 район катнашкан
Фото: © Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк; Милена Новикова видеолары

28 ноябрьдә Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Сарман районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау концерты булды. Сарман – үзәкнең «Якын дуслар җыелышкач» дигән проектында катнашкан 20нче район. Бу проект кысаларында мәдәни үзәктә һәр айны бер районның керәшеннәренә багышланган айлык уза.

Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров проектның Татарстан керәшеннәрен яңа ачылган мәдәни үзәк белән таныштыру чарасы булуын билгеләп үтте. «Төрле район керәшеннәренең бирегә килеп, күреп, үзләренең мәдәниятен, йолаларын, традицияләрен күрсәтә, туган телдә аралаша алуы бик кыйммәтле. Бу – бик дөрес карар», – диде ул үз чыгышында.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова айлыкка нәтиҗәләр дә ясады. ««Җакын дуслар җыелышкач» проекты инде өченче ел эшләп килә. Сарман 20нче район булды. Алар бездә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын тәмамлый», – дип сөйләде.

Людмила Белоусова сүзләренчә, ай дәвамында мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында Сарман районы керәшеннәре турында 44 пост урнаштырылган. Аны 78 598 кеше күргән. Проектны Татарстанда гына түгел, Башкортстанда, Иркутск өлкәсендә һәм Краснодар краенда да караганнар.

Концертта катнашкан «Игәнә» халык фольклор ансамбле керәшеннәрнең иң озак эшли торган ансамбльләренең берсе булып санала. Ул 1974 елда оешкан. Аның җитәкчесе һәм аккомпаниаторы Раилә Асанова. Коллективта яшьләр дә, ансамбльнең беренче составында ук булган солистлар да бар. Шуларның берсе – 83 яшьлек Тамара Подвалова. Шулай ук, кичәдә ансамбльнең яшьләр бүлеге «Айбагыр» балалар фольклор ансамбле дә катнашты. Ике коллектив та концерттагы чыгышларында тамашачыларны борынгы керәшен җырлары, йолалары, биюләре белән таныштырды.

Шагыйрь, журналист, «Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) дә Сарман ягыннан. Людмила Белоусова Ямаш Игәнәйнең китабын әзерләүләре турында да әйтте. «Без Ямаш Игәнәй белән – бергә эшләгән, «Керәшен сүзе» газетасын бергә чыгарган кешеләр. Сарман керәшене буларак мин дә шушы кичәдә катнашам. Шуны әйтеп китәсе килә: Яков Емельянов исемендәге үзәк Ямаш Игәнәйнең китабын әзерли. Әлегә ул типографиядән кайтмады. Ләкин Яңа елга әзер булачак. Ул аның юбилеена багышлана. Аңа быел 85 яшь тулган булыр иде», – диде ул һәм шагыйрьнең «Чәчәк ясадылар кыя таштан» шигырен укыды.

Танылган композитор, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев Сарманның Баткак дип аталган авылында туган. Ул кичәдә авылына багышлап Клара Булатова сүзләренә язылган «Бер карасаң, елар сәбәп тә юк» җырын башкарды.

Сарман керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсендә шулай ук Әхмәт авылыннан «Сәяр» фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре – 2021» титулы иясе, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Лиана Самойлова (Антонова), яшь җырчы Владимир Самойлов, Сарман районының үзешчән җырчылары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100