news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы ел проектын - «Мин – җан – туфрак» спектаклен тәкъдим итә

Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы ел проектын - «Мин – җан – туфрак» спектаклен тәкъдим итә
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы белән берлектә үзенең ел проектын тәкъдим итә. «Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан патриотик концерт әзерлибез дип тотынган идек. Ул эшли-эшли зур проектка әйләнде. Сезне талантлы карендәшебез Луиза Янсуар белән бергә эшләнгән «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакленә чакырабыз», – диде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

«Без башта документаль катламга кереп күмелдек. Безнең Гаврилов, Карбышевлар кебек бик күп каһарманнарыбыз бар. Алар арасында исемнәре болар дәрәҗәсендә билгеле булмаса да, хатлары кадерләп сакланган кешеләр дә бар. Алар үз ватанын саклар өчен китеп, туган туфрагының ни дәрәҗәдә кадерле икәнен язмышлары белән раслаган. Ул хатларны укып башта документаль әсәр күзаллаган идек. Аннары сәхнәдән җан тибешен тою җитешми дип, драматургик материалга алындык», – дип сөйләде әсәрнең авторы Луиза Янсуар.

Ул спектакльдә берничә керәшен ыруының язмышы күзәтелүен әйтте. Монда ХХ гасырның башыннан алып ахырына кадәр тулы бер чор чагыла. Әсәр керәшен этнографиясе белән үрелеп бара.

Луиза Янсуар сәхнә әсәренең жанрын театральләштерелгән концерт-драма дип атады. Аның авторы икәү булуын ассызыклады – алар аны Резеда Гарипова белән бергә язганнар. Режиссер да Резеда Гарипова.

Әлеге спектакльдә Олег Фазылҗанов, Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Галина Казанцева, Альбина Ногманоа, Иван Пугачев һәм башкалар катнаша. Шулай ук, сәхнәдә «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле һәм районнардагы керәшен фольклор ансамбльләре уйнаячак.

Спектакль 12 октябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк. Башлана – 17.00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot