Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Керәшенчә винегрет» концертыннан репортаж: 100 еллык киемнәр һәм көтелмәгән дуэтлар
Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында керәшеннәрнең «Керәшенчә винегрет» концерты узды. Быел бишенче тапкыр оештырылган әлеге кичәдән репортаж тәкъдим итәбез.
Концертлар залына килеп керүгә үк, фойеда тамашачыларны Теләче, Балык Бистәсе һәм Алабугадан килгән ансамбльләр каршы алды. Алар халык җырларын башкарды, тамашачыларны гармун көйләре астында биергә чакырды. Залда керәшен киемнәрен кигән тамашачылар да күп иде. Бу концертның бер үзенчәлеге – милли киемнән килгән тамашачыларны бүләк көтә. Кемдер тамакса, алкалар таккан, ә кайберләре әбиләреннән сакланып калган күлмәкләрен кигән. Араларында олылар да, кечкенә малайлар һәм кызлар да бар иде.
«Каенанам: керәшен күлмәкләрен сандыкта яткырмагыз, диде»
Тамаша залына кергәч, күркәм генә яшьтәге бер ханымга күзем төште. Башына яшь киленнәр кия торган түгәрәк яулык та кигән иде ул. Анысы инде мөһим түгел, иң мөһиме – йөрәк яшь булсын, диләрме әле? Түгәрәк яулык хәзер музейларда гына очрый торган кием элементына әйләнеп бара. Шуңа да аны якыннанрак карап алырга булдым.

Әлеге ханым Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылыннан килгән Анастасия Фёдорова булып чыкты.
– Өстемдәге күлмәгемне 1945 елда каенанам үзе тукып, теккән. Алъяпкычы да аныкы. Мәшләккә килен булып төшкәч, шушы киемнәрне киеп, ул беренче тапкыр су китергән. Бездә шундый йола бар: килен булып төшкәч, беренче чишмәгә суга барасың. Түгәрәк яулык һәм тамаксам – ерак әбиемнеке. Үзем саклап тоттым. Каенанам: «Тамырларыгызны югалтмагыз. Биргән күлмәкләремне сандыкта яткырмагыз. Уенга, бәйрәмнәргә барганда шушы киемнәрне киеп барыгыз. Керәшен тамырларын югалтмагыз», – диде. Бу – әниебезнең васыяте. Киемнәремне балаларыма калдырам инде. Алар да нәселдән-нәселгә саклап барырлар, – дип сөйләде ул.
Моңсу нотада башланган концерт
Концерт «Арулармысыз!» җыры белән башланып китте. Аны Чаллыдан килгән кунаклар – Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, «Карендәшләр» ансамбле һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле башкарды.

Виталий Агапов үзенең иҗат җимешен – «Әнкәй гөле» җырын да җырлады. Бу җырны Татарстанның халык артисты Вадим Захаров та башкара иде. Кем генә җырласа да, күңелгә үтә торган, моңлы әсәр ул. Шулай концерт бераз моңсу, әмма җылы хисләр белән башланып китте.
«Солянка татарча булса, керәшенчә винегрет булсын»
«Керәшенчә винегрет»ның беренче концерты 2016 елда узган. Быелгысы – бишенчесе. Бу хакта Виталий Агаповтан соң сәхнәгә чыккан алып баручылар – Евгений Максимов һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов сөйләде.
Проект авторы Евгений Максимов концерт исеменең ничек барлыкка килүен аңлатты:
– Винегрет төсләре буенча керәшен киемнәренә охшаган: чөгендер төсе бар, ингредиентлар шакмаклап турала. «Әйдә, татарча булса солянка, бездә керәшенчә винегрет булсын», – дидем. Шуннан идея туды. Беренче «рецепт»ны 2016 елда тәкъдим иттек. Ул хатын-кызларга багышланган иде, – диде Евгений Максимов.
Аның сүзләренчә, «Керәшенчә винегрет»тагы һәрбер «ингредиент» – артист. Һәр елда эчтәлек һәм катнашучылар төрлечә була. 2016 елда концерт хатын-кызларга багышланган, 2017 елда артистларның яраткан ризыклары турында сөйләгәннәр, 2018 елда хәйрия концерты булган, 2019 елда керәшеннәр һәм мишәрләр бер сәхнәдә чыгыш ясаган. 2025 ел темасы – көтелмәгән дуэтлар.
Көтелмәгән дуэтлар
Шундый дуэтларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыков һәм Римма Никитина чыгышы булды. Ике төрле темпераментлы артистларның уртак номеры үзенчәлекле килеп чыкты: тыйнак Валерий Шрыков һәм җор, хәрәкәтчән Римма Никитина.
Бераздан Валерий Шрыков белән сөйләшеп тә алдык. «Римма белән чыгыш ясау ничек булды?» – дигән сорауга ул елмаеп җавап бирде: «Яшьләр белән чыгыш ясау ничек булсын инде? Рәхәтләнеп җырладык, биедек».
Валерий Шрыков «Керәшенчә винегрет»та ел саен катнаша икән. «Бу концертка мине ел саен чакыралар. Бер дә калдырганым юк. Халык бик җылы кабул итте. Сез үзегез күрдегез инде – нинди алкышлар булды!» – диде ул.
«Ни өчен җырчы юлыннан китмәдегез?» – дигән сорауга артист: «Авылга да җырчылар кирәк бит! Мин гаиләдә төпчек малай, ә бездә төпчек нигездә калырга тиеш. Авылда яшим, эшлим. Өч улыбыз бар, икесе инде башлы-күзле. Кечкенәсе әле өйләнмәгән», – дип сөйләде Валерий Шрыков.
Тагын бер көтелмәгән дуэт Нурзадә һәм алып баручы Евгений Максимовныкы булды. Алар Нурзадә репертуарындагы «Белми дисеңме әллә?» җырын башкардылар. Тәнәфес вакытында җырчыны очраттым, ул дуэтларының ничек барлыкка килүе турында сөйләде:
Евгений белән күптәннән таныш. Ул концертларда шушы җырыма кушылып бии иде. «Шундый концерт оештырам, бәлки, дуэт ясарбыз», – диде. Мин «әйдә», - дидем. Соңгы көнгә кадәр кем белән кем җырлавын сер итеп сакладык. «Белми дисеңме әллә?» җыры керәшен мотивлары белән эшләнелгән. Аны бөтен кеше дә керәшен җыры дип уйлый, – диде җырчы.

Җырчының сәхнәдә башкарган икенче җыры «Аппакай-алмакай» булды. Бу җырның премьерасы иде. Тиздән ул аны тамашачыларына да тәкъдим итәчәге турында әйтте.
100 еллык түгәрәк яулык
Концертта эстрада һәм халык җырлары яңгырады. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев «Чын-чын әйтәмен» җырын башкарды. Аңа «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Александр Игнатьев һәм яшь җырчы Иван Пугачёв кушылды. Бер сәхнәдә өч буын вәкиле. Һәрберсенең дә көчле, матур тавышларына сокланып утырдык.
Шулай ук «Бәрмәнчек» ансамбле белән Теләче районыннан килгән «Нардуган» ансамбле дә уртак чыгыш ясады – алар Субаш авылы җырларын башкарды. Ике ансамбль тандемы бик уңышлы килеп чыкты.
Тәнәфес вакытында фойеда бәйрәм мохите дәвам итте – анда да җырлар, уеннар, биюләр туктамады.
Шунда милли киемнән булган тагын бер апаны очраттым. Ул Алабуга шәһәреннән килгән Нина Капитонова булып чыкты. «Баш киемем дә бар әле», – дип, мине үзе белән залга алып кереп китте.
Аның башлыгы – 100 еллык түгәрәк яулык булып чыкты.
– Бу түгәрәк яулыкны Теләче районының Тәмте авылында 19 яшендә кияүгә чыккан Татьяна исемле кызның өлгесе буенча тектем. Күлмәгем – әниемнеке, 1956 елда тегелгән. Алъяпкычын үзем чиктем, – диде ул.
Ике Микулай – Олег белән Фәнис
Концертның икенче өлешен керәшеннәрнең КВН командасы башлады. Алар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле мотивлары буенча әзерләнгән номер тәкъдим итте. Тик Әлмәндәр карт урынына Салават Фәтхетдинов иде.

Шушы шаян номердан соң сәхнәгә ике Микулай – Олег Фазылҗанов һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актёры, Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин чыкты. Алар керәшен такмакларын башкарды, Олег Фазылҗанов гармунда уйнады.
Ни өчен ике Микулай? Фәнис Кәлимуллин белән Олег Фазылҗанов Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Микулай» моноспектаклендә төп рольне башкаралар.
«Микулай ролен уйнау минем өчен зур бәхет. Әсәргә әзерләнгәндә керәшеннәрнең мәдәниятен, йолаларын тирәнтен өйрәндем», – дип сөйләде Фәнис Кәлимуллин.
Артистларның чыгышы «Кәвәл авылы көе» белән тәмамланды. Шулай ук концертта, яшь җырчылар – Анастасия Иванова, Алинә Әхмәтшина, Владислав Архереев, баянчы Владислав Агапов та чыгыш ясады.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Винера Ганиева сәхнәгә «Бәрмәнчек» ансамбле белән чыкты. Алар бергәләп «Сандугач сайрыйдыр» җырын башкарды. Бик матур номер килеп чыкты. Икенче җыры махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга багышланган «Алга» җыры булды. Зал Винера Ганиеваны басып алкышлады.

Иң матур шигырь һәм образ
Концертта төрле бүләкләр дә тапшырдылар. Тамашачыларга «Ярый килдем әле бүген, винегретлар карарга…» дигән юлларны дәвам итеп шигырь язарга тәкъдим иттеләр. Тәнәфес вакытында күпләрнең блокнот, ручкаларын чыгарып, бик тырыша-тырыша шигырь язулары күренде. Концерт барышында тамашачылардан килгән дүрт юллыкларны укый бардылар һәм иң матур шигырь авторларын сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырдылар.

Милли киемнән килгән тамашачылар арасыннан иң матур образ итеп Балык Бистәсеннән Анастасия Фёдорова сайланды. Шулай ук иң беренче булып билет алган тамашачы да бүләкләнде.
«Керәшеннәр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә килә»
Концерт ахырында Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова чыгыш ясады. Татьяна башкаруында татар, керәшен халык җырларын тыңладык. Концертның шарты буенча, ул да берәр артист белән дуэт башкарырга тиеш иде. Татьяна: «Минем дуэт ул сез – тамашачылар», – дип игълан итте. Ул «Авыл көе» җырын аска төшеп, тамашачылар белән бергәләп башкарды. Бәйрәмне «Ак калфак» җыры белән тәмамладылар. Әлеге җырны җырлаганда сәхнәгә «Бәрмәнчек» ансамбле дә чыкты.
Концерттан соң Олег Фазылҗанов фикерләре белән уртаклашты:
– Концерт елдан-ел матурлана, көчәя. Женя кебек егетләребез, талантлы җырчыларыбыз бар. Дәвамчылар булуы сөендерә. Бүген беренче тапкыр килүчеләрне сорадык – йөздән артык кеше кул күтәрде. Безгә керәшеннәр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә килә. Залда шундый җылылык булды. Яшьләр күп иде. Алар арасында мондагы милли костюмнарны беренче тапкыр күрүчеләре дә булгандыр әле, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз