news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшен мәдәният үзәгендә керәшен марафонында катнашучыларны бүләкләделәр

Керәшен мәдәният үзәгендә керәшен марафонында катнашучыларны бүләкләделәр
Рамил Гали

Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәгендә «Туганайлар» газетасы оештырган I Россиякүләм керәшен марафонында катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

  • Марафонда катнашучылар һәр көн аерым бер темага «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәләрендә язмалар, фото-видеолар урнаштырган. Татарстан районнарыннан һәм Красноярск крае Комаровка авылыннан барлыгы 39 кеше 21 көн дәвамында биремнәрне үтәп барган.

«Марафончылар - битараф булмаган кешеләр. Актив булуыгызга, җан атып йөргәнегезгә рәхмәт. Алга таба сез «Туганай»ларның бер канаты, алтын баганасы булырсыз. Марафонны бик якын итеп, шатланып кабул иттем. Керәшеннәр темасына багышлап марафон уздырган юк иде әле. Бу керәшен дөньясында зур вакыйга. Газета өчен дә зур материал тупланды. Мөрәҗәгать итәрлек, ышанычлы кешеләребез бар хәзер», - диде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова.

Фото: © Абдул Фархан/архив

Людмила Белоусова марафонда катнашучыларны бөтен республикадан җыелган керәшеннәрнең «каймагы» дип саный. «Сез - тарих, мәдәният белән кызыксынасыз. Рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Алга таба да шушы эш дәвам итсен иде. Проектларыбыз күп, мәдәни үзәккә килегез. Без һәрвакытта булышырга әзер», - диде ул.

«Керәшен - үзәкне өзә торган, җанга җылылык бирә торган, елата да, шул ук вакытта сагышка сала торган халык. Әгәр дә уңышлар була икән, сөенәбез, начар хәл була икән, кайгырабыз. Бәйрәмнәребез искиткеч, шуны күтәреп чыгу, бер-берегез белән горурланып яшәү, аралашу - матур күренеш. Бер-беребезне яратып яшәргә кирәк. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, яшәешен күрсәткәнегез өчен рәхмәт», - диде Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев.

Фото: © Абдул Фархан/архив

Фольклорчы галим Геннадий Макаров да марафонны күзәтеп барган. «Матур, кирәкле эш эшлибез: сәнгатьне, тарихыбызны барлыйбыз, кызыксынган кешеләргә җиткерәбез. Күп кеше керәшеннәр турындагы мәгълүматка мохтаҗ. Сез үзегезнең сәхифәләрегездә мәгълүмат белән уртаклашасыз. Тарих, шәхесләр турында язмалар бик кирәк, чөнки бүген адәм баласына аралашу җитми. Бер-беребезнең кадерен белик», - диде ул чыгышында.

«Тарихыбыз булмаса, тамырсыз агач булабыз. Агачның тамыры булмаса, ул тиз корый. Очрашып яшәргә язсын. Җырларыгызны, көйләрегезне, киемнәрегезне саклыйсыз, дип әйтәләр икән, күңелгә рәхәт булып китә. Балаларга, оныкларга гореф-гадәтләр турында сөйлик, телебез, динебез турында күбрәк аңлатыйк, чөнки киләчәгебез – балаларда», - диде галим.

«Катнашучылар үзе, нәселе белән таныштырды. Нәсел тамгаларын эзләде, гаиләләрендә булган иң кадерле фотоларын барлады. Керәшен йоласы, бәйрәмнәре турында сөйләде, балаларга керәшенчә тәрбия бирү, керәшен әдәбе, керәшен хатын-кызы кем, нинди ул, дигән сорауларга җавап эзләде. Марафонның соңгы көнендә киләчәк буынга хат яздылар. Язмаларын бүген дә «Вконтакте» социаль челтәрендә #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештэгына басып укырга була», - диде «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100