news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Керәшен чибәрләре бәйгесендә катнашучы кызларга керәшен тарихын белү шарты куелган

Керәшен чибәрләре бәйгесендә катнашучы кызларга керәшен тарихын белү шарты куелган
http://tuganaylar.ru

Быел «Кряшен чибяре» конкурсы 16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында үтәчәк. Бәйгедә катнашучы кызларга керәшен тарихын белү шарты куелган. Керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасында чыккан конкурс турындагы хәбәрдә шул турыда язылган.

Керәшен кызлары арасында уздырыла торган матурлык һәм осталык бәйгесе «Питрау-2022» республика фестивале кысаларында оештырыла.

Конкурста 16 яшьтән алып 26 яшькә кадәрге керәшен кызлары катнаша ала. Алар үз халкының тарихын, йолаларын, культурасын белү буенча белемнәрен сынап карый алачак, сәләтләрен күрсәтәчәк.

«Кряшен чибяре» бәйгеседә катнашу өчен гаризаны 12 июньгә кадәр тапшырырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot