news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Керәшен чибәре»ндә икенче урын яулаган Милена Новикова: Бәйгедән рәхәтлек алдым

«Керәшен чибәре»ндә икенче урын яулаган Милена Новикова: Бәйгедән рәхәтлек алдым
Милена Новикованың шәхси архивыннан

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының СММ белгече Милена Новикова «Керәшен чибәре» бәйгесендә икенче урынны яулады. Бәйгедән соң ул хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин бик сөендем. Икенче урын алсам да, бу – минем өчен зур дәрәҗә. Жюри әгъзалары минем чыгышларга югары бәя бирүенә, хезмәтемнең юкка булмавына сөендем. Финалда бераз каушатты. Анда шартларның нинди икәнен беләбез: каршыдагы сәхнәдә эстрада җырчылары чыгыш ясый, күрше ишегалдында керәшен ансамбльләре җырлый, икенче якта уеннар бара. Бөтен яктан музыка һәм үзеңне ишетмисең. Шулай да, мин бәйгедән рәхәтлек алдым», – дип сөйләде ул.

Бәйгегең финалына 9 кыз чыккан иде. Кызлар ике атна дәвамында бергә әзерләнделәр. «Кызлар белән дуслаштык. Бер-беребез өчен конкурентлар кебек булмадык. Күңелләрне күтәрергә, бу көннән рәхәтлек алып калырга тырыштык. Ярыш булса да, ул бит без – керәшен кызлары өчен оештырылган», – диде Милена Новикова.

Ул быелгы оештыру дәрәҗәсенең югары булуын ассызыклады. Режиссер Игорь Шрыков һәм координатор Лиана Самойловага тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. «Без үзебезне иркен хис иттек, бернинди басым булмады», – диде.

Якыннарның ярдәмен, җан атуын тою көч бирде, ди ул.

«Бу бәйге гаиләм, дусларым, хезмәттәшләремнең миңа нинди яхшы мөнәсәбәттә булуларын аңлар өчен дә кирәк булгандыр. Мин аларның ярдәмен сиздем. Сәхнәгә чыгып басуга үзем генә булмавымны аңладым. Хезмәттәшләремнең «Милена» язуын тотып торуын күрү минем өчен көтелмәгән булды. Авылдашларым плакатлар белән килгән иде. Мин шаккаттым, энергияне тоеп тордым. Бу бик зур көч бирә», – диде ул.

Аның сүзләренчә, икенче урын алу тагын да тырышып эшләү өчен стимул бирә.

«Бәйге алга таба эшләргә кирәк булуын күрсәтте. Икенче урын әйбәт һәм ул әле үз өстемдә эшлисе бар, әле аннан да күбрәкне булдыра алам дигәнне аңлата. Алга таба эшләргә стимул бирә, максат тудыра. Бу бәйгегә рәхмәт, мин рәхәтлек алдым», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100