news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Керәшен чибәре» конкурсында җиңүчеләр Мамадыш районы Җөри авылында Питрауда билгеле була

«Керәшен чибәре» республикакүләм матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесе 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәмендә билгеле булачак. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

«Керәшен чибәре» конкурсы керәшен этник культурасының бай мирасы белән якыннан таныштыру, яшьләрне үз телебездә аралаштыру, керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү, төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру, матурлык, талант, акыл һәм миллилек сыйфатлары аша керәшен кызы образын булдыру максаты белән оештырыла.

Конкурс республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.

«Керәшен чибәре» конкурсында, гаилә хәленә бәйсез рәвештә, туган телдә яхшы сөйләшә алган 18-28 яшьлек керәшен кызлары катнаша. Конкурста катнашучылар керәшен милли киеменнән булырга тиеш. Конкурс 8 сынаудан торачак.

Конкурска нәтиҗә ясалып, «Керәшен чибәре» титулына ия булучылар игълан ителәчәк. Аларның берсе – Татарстан күләмендәге «Керәшен чибәре», ә икенчесе – Мамадыш муниципаль районының «Керәшен чибәре». Аларның икесенә дә күчмә таҗ, җиңүче дипломы һәм бүләк тапшырыла. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә. Башка номинацияләрдә җиңгән конкурсантларга да диплом һәм махсус бүләкләр биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен гариза 1 июньгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100