news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Керәшен чибәре – 2024» бәйгесендә Мамадыш кызы җиңүче булды

«Керәшен чибәре – 2024» бәйгесендә Мамадыш кызы җиңүче булды
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Мамадыш районы Җөри авылында узган республикакүләм Питрау бәйрәмендә «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Финалга барысы 9 кыз чыккан иде. Мамадыш кызы Светлана Иванова бәйгедә беренче урынны яулады һәм Татарстан күләмендәге «Керәшен чибәре» исеменә лаек булды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының СММ белгече, Балык Бистәсе районы кызы Милена Новикова икенче урынны яулады. Өченче урында –Кукмара районыннан Анжелика Иванова.

Мамадыш районыннан Ариана Кадыйрова Мамадыш муниципаль районының «Керәшен чибәре» дигән исемгә лаек булды.

«Бәрәкәт« яшьләр бүлегенең махсус номинациясендә Башкорстанның Бакалы районы кызы Лиана Маркова җиңде.

Номмнацияләрдә җиңүчеләр:

«Онлайн керәшен чибәре» – Алеся Димитриева (Зәй районы)

«Иң сөйкемле»Ангелина Александрова (Алексеевск районы)

«Иң яхшы биюче» – Лиана Маркова (Башкортстан республикасы)

«Иң иҗади»Тамара Минова (Чаллы шәһәре)

«Керәшен җанлы» – Марина Морозова (Питрәч районы).

news_right_1
news_right_2
news_bot