news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Керәшен чибәре - 2022» билгеле: бәйгедә Мамадыш кызы җиңде

«Керәшен чибәре - 2022» билгеле: бәйгедә Мамадыш кызы җиңде

Быелгы "Керәшен чибәре" Алёна Евдокимова журналист булырга теләвен әйтте.

Алёна узган елны "Керәшен чибәре" бәйгесендә беренче урынны алган иде. Быел ул «Керәшен чибәре» титулына ия булды, ә узган елны беренче урын иде, тик титул юк иде, аны алырга бер адым калган иде. Титулга былтыр Лиана Самойлова лаек булды. 

"Быел икенче тапкыр катнашам. Кечкенә чакта Питрауга килгәндә, бу бәйге узган җир яныннан үткәндә күңел шушында тарта иде, кызык иде", - ди керәшен чибәре. Ул Алабугада татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга югары белем алган, һәм аңа Казаннан журналист булып эшкә керергә тәкъдим килгән.

"Керәшен чибәре" титулын яулаучы Питрау абсолют батырын котлауда катнаша, Алёна моны зур дәрәҗә диде.

Светлана Иванова Мамадыш районының "Керәшен чибәре" булды.

Питрауда узган керәшен чибәре бәйгесенең финалында унике кыз катнашты. Һәрберсенә төрле номинация бирелде.

  • Кукмара районы Село Чура авылыннан Лидия Михайлова - Иң иҗади, 
  • Мамадыш шәһәреннән Светлана Иванова - Иң сөйкемле, 
  • Мамадыш районы Шәдче башы авылыннан Алёна Евдокимова - Иң җор телле, 
  • Чаллы шәһәреннән София Комиссарова - Халыкчан костюм иясе, 
  • Түбән Кама районы Троицкий авылыннан Светлана Егорова - Иң оста чигүче, 
  • Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы авылыннан Вероника Степанова - Иң яхшы йолаларны белүче, 
  • Менделеев районы Сәйтәк авылы Ксения Александрова - Этник костюм белгече, 
  • Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылыннан Эльза Гордеева - Иң яхшы җыручы, 
  • Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы авылыннан Татьяна Ефимова - Иң интеллектуаль, 
  • Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Регина Мухина - Иң оста пешерүче, 
  • Мамадыш шәһәреннән Алёна Архипова - Иң яхшы биюче, 
  • Түбән Кама шәһәреннән Эльвина Самойлова -  Online керәшен чибәре.

Беренче турда дефиле иде, кызлар пешерелгән икмәк һәм үз куллары белән чигелгән рушник күрсәтте. Икенче турда - видеовизитка һәм иҗади номер, өченче турда - керәшен йолалары, дүртенчесе - интеллектуаль тур. Интеллектуаль турның темасы Идел буе халыклары бәйрәме иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100