news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Керәшеннәрнең “Бермәнчек” ансамбле концерты узачак
2 декабрьдә кичке сәгать 19да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында керәшеннәрнең “Бермәнчек” Дәүләт фольклор ансамблен тәкъдир итү концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 2 декабрьдә кичке сәгать 19да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында керәшеннәрнең “Бермәнчек” Дәүләт фольклор ансамблен тәкъдир итү концерты узачак. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә керәшеннәр коллективы үзләре турында тәүге тапкыр белгертәчәк.
Кичәдә артистлар керәшеннәрнең халык җырларын һәм биюләрен башкарачак. Программада Татарстан, Башкортстан, Челәбе өлкәсе районнарыннан керәшеннәр фольклор ансамбльләре чыгыш ясар дип көтелә. Милләттәшләрен котларга танылган артистларыбыз – Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Владимир Васильев һәм башкалар киләчәк.
“Бермәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә узган елның 11 февралендә оеша. Аның максаты – Татарстан халкының музыка һәм хореография сәнгатенә булган рухи ихтыяҗын үтәү, керәшеннәрнең милли халык иҗатын, музыкасын, гореф-гадәтләрен, фольклор мирасын саклау, үстерү һәм таныту, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot