Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Керәшеннәр турындагы «Микулай» этно-триллерын Моргенштернның операторы төшергән
Юра Данилов Тимати һәм Егор Крид белән дә хезмәттәшлек иткән булган.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» фильмын Казанда туып үскән һәм Моргенштерн, Тимати, Егор Крид кебек федераль дәрәҗәдәге артистлар белән хезмәттәшлек иткән оператор Юра Павлов төшергән. Республика тарихында беренче төшерелгән этно-триллер керәшен авылында ялгыз яши торган Микулай язмышы турында.
Бу хакта «Микулай» фильмының режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбай «Татар-информ»да журналистларлар белән очрашуда сөйләде.
«Моргенштерн, Тимати һәм Егор Крид кебек җырчыларның клипларын төшергән Юра Павловның безнең проектта булуы безгә бик матур картина төшерергә мөмкинлек бирде», — дип сөйләде «Микулай» фильмы режиссеры.
Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында дүрт федераль актёр катнашында «Микулай» дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» пьесасы нигезендә язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз