news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшеннәр турында беренче академик монография дөнья күрде

Аны әзерләүдә Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск тарихчылары, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашты.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 19 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залында “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” дигән китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының "Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков хәбәр итте.

“История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” монографиясе коллектив хезмәт, - ди Радик Исхаков. – Әлеге хезмәт күптән көтелде. Биредә татар-керәшеннәр турында тулы, җентекле мәгълүмат бирелә. Тарихы, мәдәнияте тирән чагылдырылган. Архив материаллары, борынгы кулъязмалар, дини фактлар – барысы да бер җыентыкка тупланды”.

Монографияне әзерләүдә Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск калаларының тарихчылары, этнографлар, этносоциологлар, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100