Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Керәшеннәр тарихы турындагы беренче монография – 30 еллык эзләнүләргә нәтиҗә
Галимнәр "История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв" китабын тәкъдим итте.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” – керәшеннәр турында язылган беренче академик монография. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының "Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" эшләгән басма 30 еллык эзләнүләргә нәтиҗә ясый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына "Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков әйтте.
Исегезгә төшерәбез, кичә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залында “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” монографиясен тәкъдим итү чарасы булып узды.
“Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында "Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" 2010 елда ачылды, – ди “Татар-информ” хәбәрчесенә Радик Исхаков. – Шул вакытта ук инде без керәшеннәр турындагы хезмәтебезне эшли башладык. Әле ул вакытта үзәкне фольклор галиме Генадий Макаров җитәкли иде. Шәхсән үзем үзәкне 2015 елда җитәкли башладым. Җиде ел дәвамында әлеге тема киң колачлап өйрәнелде, шактый күп материаллар, архив чыганаклары табылды. “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” китабының авторлар төркемендә егермегә якын кеше бар. Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск калаларының тарихчылары, этнографлар, этносоциологлар, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашты. Монда ике блок бирелә: керәшеннәрнең килеп чыгышы, аларның тарихи үсеше һәм керәшеннәрнең традицион мәдәнияте. Без тапкан чыганакларда беренче тапкыр керәшеннәр турында 16 гасырда Явыз Иван чукындырган чорларда искә алына. Шуңа кадәр керәшеннәр төркеме булган дигән тарихи мәгълүматлар табылмады. Беренче академик монография – совет чорында башланган эзләнүләргә нәтиҗә дә ясый, дип кабул итәргә кирәк. Керәшеннәр тарихын өйрәнү талпынышлары совет чорында да булган, этнографларның да комплекслы эзләнүләре кертелде”.

“История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” дигән китап тәкъдим итү чарасында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты башкарма комитеты җитәкчесе ,“Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова да катнашты.
"Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге" Татарстан республикасының керәшен җәмгыяте инициативасы буенча төзелгән бүлек, – ди Людмила Белоусова. – Татарстан фәннәр академиясендә мондый бүлек булдыруны күптән сорадык, бу хакта күптән хыялландык. Үзәкне төзү өлкәсендә галим Миркасыйм Госманов зур көч куйды. Кызганыч ки, үзе генә үзәкнең эшләп китүен күрә алмады. Керәшеннәр тарихын чагылдырган әле китап – үзәк эшчәнлегенең беренче нәтиҗәсе. Үзәк белән шактый күп конференцияләр оештырдык. Без оештырган барлык чараларда да тарихны өйрәнүче галимнәр катнаша. “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” хезмәтен белән шәхсән үзем әле танышып чыкмадым, чөнки әле яңа гына китапны кулыма алдым. Болай карап торырга зур саллы хезмәт. Петербургтан Наилә Әлмиева һәм Лилия Мөхәммәдиева, Генадий Макаров һәм башкалар хезмәтләре безне сөендерде. Керәшеннәр турында язылган беренче зур хезмәт – беренче адым ул. Әле алга таба да эзләнүләр булыр. Керәшеннәрнең теләге шул: совет чорын, бүгенге көннәрне генә түгел, ә борынгы чорларны да өйрәнергә иде. Без бит инде 30 нчы елларда гына барлыкка килгән төркем түгел. Дөрес, 30 нчы елларда без бик актив булган, бу чор безнең өчен бик мөһим. Тамырларыбызны табасы иде, без бит үзебезне мәҗүсиләрдән килгән, бик борынгы гасырдардан килгән мәдәниятебез бар, дип саныйбыз. Шул борынгылыкны, шул мәҗүсилекне, шул бабаларыбызны табасыбыз килә. Керәшеннәрне өйрәнү үзәге галимнәре әнә шул борынгы гасырларны да ачсын иде”.

Филология фәннәре докторы, татар халкының җирле сөйләшләре һәм гореф-гадәт йолаларын өйрәнүче галимә Флера Баязитованың күп еллык хезмәтләре дә керәшеннәргә багышланган монографиядә урын алган.

“Яңа чыккан әлеге монографиядә керәшеннәрнең тел, җирле үзенчәлекләре һәм аларның таралып утырган төбәкләре, шул төбәкләр өчен генә хас булган тел үзенчәлекләре турында язган маитериалларым керде, – ди “Татар-информ” хәбәрчесенә Флера Баязитова. – Фонетика, морфология, лексика, гореф-гадәт, йола, фольклорларын халыкка чыгып, берәмтекләп җыйган идем. Бары тик халыкның авызыннан язып алган очракта гына объектив фикер тудырырга мөмкин. Керәшеннәр темасы миңа студент елларымннан ук якын. Этнографик төркемнәрне өйрәнгәндә төрле төбәкләрдәгеләрен чагыштырып карыйбыз. Без үскәндә керәшеннәр белән тыгыз элемтәдә идек. Бер парта артында мәктәптә укыдык, каз өмәләрен бергә оештыра идек. Туганлык мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр, кием салым атамалары һәм башка сүзләр йолаларда гына сакланып калган. Аларның да күбесе үтәлми инде. Тел – тарих көзгесе. Шуңа күрә татар этник төркемнәрен барлаганда, бик сак эш итәргә кирәк. Телибезме юкмы, тел үзгәреп, югалып бара бит”.
Флера Баязитова керәшеннәрдәге “тау итү” сүзенең, мишәрләрдә дә кулланганлыгын һәм башка кайбер сүзләрнең татарда булганлыгын билгеләп узды. Керәшеннәрдәге тел байлыгын алга таба да өйрәнергә кирәклегенә басым ясады.

Галим Наил Вәлиев Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре зур проектны тормышка ашырулары белән тәбрикләде. Монографиянең Россия өчен генә түгел, ә чит ил галимнәре өчен дә кызыклы булачагын ассызыклады. Галимә Татьяна Дунаева исә, китапның исеме турында фикерен белдереп узды һәм зур монографиядә керәшеннәрнең килеп чыгышы турында әтрафлы мәгълүмат юк. Керәшеннәрнең башлангыч чоы өйрәнелмәгән килеш кала, диде.
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләнгән китап рус телендә нәшер ителгән. Монографиянең татар варианты эшләнәчәге мәгълүм түгел. Сүз уңаеннан, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков әлеге тема буенча докторлык диссертациясе якларга җыена. Китапның электрон вариантын Интернетта укырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз