news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Керәшен салкыннары” фестивале нәтиҗәләре

“Керәшен салкыннары” фестивале нәтиҗәләре

(Уфа, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бөре шәһәрендә «Керәшен салкыннары» дип аталган җыр-моң фестивале тәмамланды. Быел унберенче тапкыр үткәрелгән бу сәнгать бәйгесендә Гран-прины Рөстәм Солтанов яулады.

Чираттагы җыр-моң фестивалендә катнашу өчен, Башкортстан районнарыннан җырчылар һәм биючеләр, шулай ук кайбер сәнгать төркемнәре алдан ук гариза биреп куйган иде. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр арасында татар һәм керәшен татарлары җырчылары һәм иҗат төркемнәре дә булды. Ә җәмгысе бу юлы фестивальдә 270 тән артык һәвәскәр сәнгатькәр катнашты.

Бәйге «Вокал-соло», «Хореография» һәм «Төркемнәр» дип аталган өч номинациядә оештырылды. Чыгышларга Уфа педагогия көллиятенең өлкән мөгаллиме Валентина Королева рәислегендәге махсус жюри бәя бирде. Сәнгать бәйгесен карарга тамашачыларның да күп йөрүе бәйрәм рухын арттырды, әлбәттә.

Финал концертын карарга һәм җиңүчеләрне бүләкләргә Уфадан БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Хәләф Ишморатов белән мәгариф министры Зөһрә Рәхмәтуллиналар да килде. Х. Ишморатов үз чыгышында әлеге фестивальгә югары бәя бирде һәм аның быелгы елда республика дәрәҗәсендә үзган беренче зур мәдәни чара булуын билгеләде.

Фестивальне йомгаклау концерты барышында җиңүчеләрне бүләкләү зур тантанага әверелде. Рөстәм Солтанов, популяр «Шарманка» җырын зур осталык белән башкарып, «Вокал-соло» номинациясендә Гран-при яулады. Рөстәм Бөре дәүләт педагогия институты чит телләр факультетының бишенче курсында белем ала. Бәләкәйдән үк җырларга һәвәс булган сәләтле егет, моңарчы да төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарны яулаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot