news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшен мәдәнияте үзәгендә фольклор коллективлар өчен тавыш яздыру студиясе ачылачак

Мәдәни үзәк Казанда 2019 елда эшли башлаячак.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Татарстанның Керәшен мәдәнияте үзәгендә керәшен фольклор коллективлары өчен тавыш яздыру студиясе булдырылачак. Бу хакта Татарстанның Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе урынбасары Людмила Белоусова хәбәр итте.

“Бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясаган фольклор ансамбльләре, балалар коллективлары бар. Алар төрле бәйгеләрдә катнашып, еш кына беренче урынны ала. Шулай булса да, мондый коллективлар өчен тавышларын сыйфатлы итеп яздыру студияләре әлегә юк иде”, - диде Людмила Белоусова.

Тавыш яздыру студиясеннән кала Керәшен мәдәнияте үзәгендә фольклор белән бәйле төрле күргәзмә, семинар, остаханә һәм түгәрәкләр оештырыла торган булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100