Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Керәшен кызлары Казан университетының иң яхшы студентлары рәтенә кергән
Алар уку алдынгылары, бүгенге көндә үзләре белем алган институт тормышында актив эшчәнлек алып барып, зур уңышларга ирешкән кызлар.
(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Керәшен кызлары Лариса Долгова һәм Альбина Муткина Казан федераль университетының иң яхшы 25 студент исемлегенә кергән. Бу турыда "Туганайлар" басмасында хәбәр ителә.
Шушы көннәрдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында укуда һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән студентларга кызыл дипломнар бирү тантанасы булды. Тырыш студентларга дипломнарны Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуров тапшырды.
Казан федераль университетын уңышлы тәмамлаган студентлар арасында ике керәшен кызы - Питрәчтән Лариса Долгова һәм Балык Бистәсеннән Альбина Муткина да бар. Алар икесе дә уку алдынгылары, бүгенге көндә үзләре белем алган институт тормышында актив эшчәнлек алып барып, зур уңышларга ирешкән кызлар.
Лариса Долгова Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 5 нче курсын тәмамлады. Ә Альбина Экология һәм табигатьтән файдалану институтын тәмамлап, магистр исемен алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз