news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Керәшен фольклор ансамбле сайлау участогына тракторга төялеп килгән

Зәй районының «Баграж буйлары» коллективы Сарсаз Баграж авылында өйдән-өйгә йөреп, һәрбачасын сайлауларга җыйнаган.

Керәшен фольклор ансамбле сайлау участогына тракторга төялеп килгән
zainsk-rt.ru

(Зәй, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районының «Баграж буйлары» керәшен фольклор коллективы Сарсаз Баграж авылы мәдәният йортында урнашкан 1459нчы сайлау участогына кечкенә тракторга утырып килде, дип хәбәр итә zainsk-rt.ru.

Коллектив, гадәттә, ат олаулары һәм бишекле мотоцикл белән Сабан туе һәм Питрау бәйрәмнәренә йөри. Сайлауга исә шулай бергә мини тракторга утырып, гармуннар белән җырлап беренче мәртәбә килүләре. Ансамбль җитәкчесе Алексей Герасимов әйтүенчә, тимер ат иясе Александр Биканов та әлеге ансамбльгә йөри икән.

Коллективның сайлауга җырлашып килүе вакыйгага бәйрәм рухы өстәде.

«Элек ат олауларында сайлауларга шулай йөргәннәр бит, нигә әле шул матур гадәтне яңартмаска», — ди Алексей Герасимов.

Өйдән-өйгә йөреп, һәрбачасын сайлауларга җыйнап килгән «Баграж буйлары» коллективы, мәдәният йорты алдында бераз җырлап-биеп тә алды. Аннан алар берәм-берәм сайлау участогына кереп, үз тавышларын бирде. Участокта аларны җылы каршылап, барлык санитар таләпләрне үтәп сайлаттылар.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100