news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Керәшен чибәре» конкурсында җиңгән Татьяна бүләк акчасын авыру авылдашына биргән

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Илья Печенкин коляскага мохтаҗ.

 (Яшел Үзән, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Резеда Александрова). Осиново бистәсендә Ефремовлар гаиләсе яши: әнисе - балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Анна Николаевна, ә әтисе - эшмәкәр. Һәм аларның уникаль тавышлы, халык җырларына мөкиббән булган кызлары Татьяна. «Яшел Үзән» газетасы әлеге талантлы чибәр кыз һәм игелекле гамәле турында хәбәр итә.

Бу талантлы кызның беренче укытучылары - әбисе һәм оста гармунчы бабасы булган. Беренче сыйныфта укыганда ук бу кызчык сәхнәгә чыга башлый, тиз арада тамашачылар мәхәббәтен яулый, халык җырларын яратып башкара, республика, шәһәр һәм башка бик күп бәйгеләрдә җиңүче була. 2012 елда аның исеме Татарстан Республикасы балалар уңышлары энциклопедиясенә дә кертелә.

Татьяна Ефремова быел гына да «Таң йолдызы» республика фестивале, «Россия киносы елында Россия талантлары» халыкара телевизион конкурсы һәм «Керәшен чибәре» республика конкурсы җиңүчесе була. Нәкъ менә соңгы конкурста җиңгән өчен Татьянага зур суммага сертификат бирелә. Татьяна шушы премия акчасын унике яшьлек авылдашы, ДЦП белән авыручы Илья Печенкинга коляска алыр өчен бүләк итәргә карар кыла.

Бу ел Татьяна өчен тагын шуның белән дә истәлекле: ул Казан дәүләт консерваториясенең халык җыры факультеты студенты булган. Бу җырчы кыз хәзер талантын профессиональ дәрәҗәдә үстерәчәк. Димәк, аны тагын да югарырак үрләр көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100