news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кения спортчысы марафонда яңа дөнья рекорды куйды

Берлин марафоны тарихында җиңүчеләр арасында Советлар Союзы һәм Россия спортчылары юк.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Җиңел атлетика буенча Кения спортчысы Элиуд Кипчоге марафонда яңа дөнья рекорды куйды. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте.

Берлин марафонында 42 чакрым 195 метр араны 2 сәгать 1 минут һәм 39 секундта килеп, Элиуд Кипчоге рекорд куйган.

Моңа кадәрге рекордны 2014 елда Берлинда аның ватандашы Деннис Киммеио куйган булган. Алдагы дүрт дөнья рекордын да төрле спортчылар Берлин марафонында куйган.

  • Берлин марафоны 1974 елдан башлап уздырыла. Беренче җиңүчеләр - ир-атлар арасында немец Гюнтер Халлас (2 сәгать 44 минут 53 секунд), хатын-кызлар арасында аның ватандашы Ютта фон Хаазе (3 сәгать 22 минут 1 секунд). Бу марафонда җиңүчеләр арасында Советлар Союзы һәм Россия спортчылары юк. Узган елда Берлинда марафон йөгерешендә ирләр арасында шул ук Кипчоге, ә хатын-кызлар арасында кенияле Глэйдис Чероно җиңгән.
  • Элиуд Кипчоге тарихта иң яхшы марафончыларның берсе булып санала. Ул әлеге дистанция буенча олимпия чемпионы титулына ия. Спортчы шулай ук быел Лондон марафонында да җиңгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100