news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган ярыммарафонда 21,1 чакрым дистанциядә Кения спортчысы җиңде

2026 елгы Казан милли ярыммарафонында ир-атлар арасында 21,1 чакрым дистанциядә Кения спортчысы Винсент Ятор җиңү яулады. Ул бу араны 1 сәгать 3 минут 25 секунд эчендә узды.

Икенче урында – 1 сәгать 3 минут 40 секунд нәтиҗә күрсәткән Дмитрий Неделин. Ярослав Бякин (1 сәгать 3 минут 44 секунд) өченче булып килде.

Хатын-кызлар арасында 21,1 чакрым дистанциядә Луиза Лега җиңү яулады, ул бу араны 1 сәгать 11 минут 29 секунд эчендә буйсындырды. Ульяна Андреева (1 сәгать 11 минут 58 секунд) һәм Вероника Ганыш (1 сәгать 12 минут 17 секунд) икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.

Ир-атлар арасында 10 чакрым дистанциядә Павел Егоровка тиңнәр булмады, ул бу араны 29 минут 56 секундта йөгереп үтте. Антон Большаков (30 минут 13 секунд) һәм Степан Филиппов (30 минут 16 секунд) икенче һәм өченче баскычларда урнашты.

Хатын-кызлар арасында 10 чакрым дистанциядә Анастасия Томилова (33 минут 37 секунд) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Наталья Коршунова (33 минут 41 секунд) – икенче, Надежда Сизова (34 минут 17 секунд) өченче булып килде.

Фотолар: t.me/timerman_org.

news_right_1
news_right_2
news_bot