news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәге рөхсәтсез төзелгән булган

Кемерово өлкәсе дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Тәнзилә Комковага карата җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәге рөхсәтсез төзелгән булган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бина рөхсәтсез сафка бастырылган, ә Кемерово өлкәсе дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Тәнзилә Комкова аны файдалануга тапшыруны тыю буенча тиешле чаралар күрмәгән.

Әлеге факт буенча Комковага карата «Вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалану» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

«Татар-информ» агентлыгы узган якмәмбедә «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгып, 64 кешенең һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot