news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемероводагы янгыннан соң Чаллыда 16 сәүдә һәм күңел ачу үзәген тикшерделәр

Бер ай дәвамында контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары алдында кеше күп җыела торган 50 объектны тикшерү бурычы тора.

(Чаллы, 2 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Кемероводагы янгыннан соң Чаллыда 16 сәүдә һәм күңел ачу үзәген тикшерделәр, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Бер ай дәвамында контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары алдында кеше күп җыела торган 50 объектны тикшерү бурычы тора. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм прокуратура вәкилләре Чаллыдагы барлык белем бирү учреждениеләрендә – 120 балалар бакчасы һәм 76 мәктәптә, медицина учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы, сәнәгать предприятиеләрендә булачак.

«Без контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары вәкилләре белән берничә сәүдә үзәгендә булдык инде, - диде Наил Мәһдиев. - Аларның барысында да диярлек янгын сүндерү чаралары, эвакуацион чыгу урыннарының торышы һәм сигнализация эшенә бәйле хилафлыклар ачыкланды. Аларны тиз арада бетерергә кирәк».  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100