news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровода «Зимняя вишня» янгын корбаннарына куелачак һәйкәл урыны үзгәртелгән

Знаменск кафедраль соборы территориясендә тимердән коелган биш метрлы чия агачы урнаштыру турында карар кабул ителгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Кемеровода «Зимняя вишня» янгын корбаннарына куелачак һәйкәл урыны үзгәртелгән. Бу хакта «Кузбасс» өлкә газетасы хәбәр итә.

«Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын вакытында һәлак булганнарның туганнары белән бергә Кузбасс хакимияте, бөтен Россия осталары ярдәме белән Ульяновск тимерчеләре тарафыннан фаҗига корбаннары истәлегенә чия агачы һәйкәлен кую урынын үзгәртергә карар кылулары билгеле булды.

«Фәрештәләр паркы» ачылган көнне Кузбасс губернаторы тимердән коелган һәйкәлне Новокузнецкида —Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бөтен илгә бердәнбер булган аэромобиль үзәгендә урнаштырырга карар кылуы хакында әйтте. Мондый карарның сәбәбе - бердәм стильдә булдырылган яңа паркны йөкләмәү теләге.

Кузбасслылар социаль челтәрләрдә губернатордан коеп ясалган чия агачын Кемеровода, фаҗига булган урында, куюларын сорый башлаган. 

Төбәк хакимияте күпләгән кузбасслыларның теләкләрен хуплаган. «Вести-Кузбасс» хәбәр иткәнчә, Сергей Цивилев һәм Аристархның мәрхүмнәрнең туганнары белән очрашу нәтиҗәләре буенча, Знаменск кафедраль соборы территориясендә тимердән коелган биш метрлы чия агачы урнаштыру турында карар кабул ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot