news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәген җимерә башладылар

Сәүдә үзәге мәйданында сквер булдыру турында карар кабул ителгән.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәген җимерә башладылар, махсус техника мәйданчыкны төзелеш чүпләреннән чистарта. Анда 25 мартта 60 кешенең гомере өзелгән иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

15 майда хакимият сәүдә үзәген сүтәргә керешкән иде, әмма ММЧ эш тукталуын хәбәр итте. Соңрак бу эшкә янә керештеләр, бинаның яртысы сүтелде.  Екатеринбургтан килгән махсус техника киткән һәм эш тукталган иде, диелә әлеге хәбәрдә.

Алдан комплекс сүтеләчәк һәм аның урынына 1 сентябрьдә парк яки сквер булачак, дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук хакимият мәгълүматлары буенча, сәүдә үзәге мәйданында сквер булдыру турында карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100