news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәген сүтәргә керешкәннәр

Комплекс урынындагы сквер 1 сентябрьдә ачылыр дип көтелә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Эшчеләр Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәге комплексына кергән бер бинаны сүтә башлаган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Комплекс кирпеч һәм тимер-бетоннан төзелгән җиде бинадан тора. Иң беренчеләрдән булып сауна һәм автоюгыч урнашкан ике катлы бинаны сүтәргә керешкәннәр.

Шуның белән бергә, эшчеләр тикшерү барган вакытта комплекс тирәли корылган тимер койманы да сүтеп алган.

Урынга килгән Кемерово өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Цивилев хәбәр иткәнчә, «Зимняя вишня» бинасы авария хәлендә һәм аны файдалану мөмкинлеге юк. Ул шулай ук сәүдә-күңел ачу үзәге урынындагы скверның 1 сентябрьдә ачылачагын искәрткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot