news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода янгында һәлак булучыларны Болгарда искә алдылар

Болгарның үзәк мәйданында бер минутлык тынлык булды, аннан соң һавага ак шарлар очырдылар.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Кемеровода янгында һәлак булучыларны Болгарда искә алдылар. Мәдәният йорты янындагы үзәк мәйданда бер минутлык тынлык булды, аннан соң һавага ак шарлар очырдылар. Бу хакта районның "Новая жизнь” газетасы яза.

Шәһәр халкының эштә булганнары да бу вакытта “Кемерово, без синең белән”, дип, тәрәзәдән ак шарлар очырды.

Аннан соң мәйданда фаҗига корбаннары рухына дога укылды. Акция тәмамланганда, автомобиль йөртүчеләр, бердәм сигнал биреп, Кемерово корбаннарын искә алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100