news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында әйткәннәр

Баланы әтисе ут чолгап алган сәүдә үзәгенең тәрәзәсеннән урамга ташлап коткарган.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында сөйләгәннәр, дип хәбәр итә “Известия”.

11 яшьлек малайга якыннарының үлеме турындагы хәбәрне Мәскәүнең яшүсмерләр психиатры-баш белгеч Анна Портнова әйткән. Туганнары һәм табиблар балага әти-әнисе һәм кечкенә сеңлесенең башка юк икәнлеген әйтә алмаган.

Ул туганнарының үлеме турында белгәч елаган һәм хәзер кайда яшәячәген сораган.

Элек “Татар-информ” агентлыгы 25 мартта Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә коточкыч янгынрда 64 кеше үлгәнлеген хәбәр иткән иде. 11 яшьлек малай исән калган. Аны әтисе гөрләп янган сәүдә үзәге тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Малайның ата-анасы кечкенә кызлары белән бергә сәүдә үзәгеннән чыга алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100