news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода янгын: 37 кеше һәлак, 64 кеше хәбәрсез югалган, 84 кеше зыян күргән

Янгын сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан.

 (Казан, 26 март, "Татар-информ"). Кемерово шәһәрендә сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле, 37 кеше һәлак, 64 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә, тагын 84 кеше зыян күргән, дип яза Интерфакс агентлыгы. 

"Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы Кемеровоның үзәк урамнарының берсе булган Ленин проспектында урнашкан. Хәзерге вакытта янгын урынында 663 коткаручы, 123 берәмлек техника эшли, дигән Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов.

Россия гадәттән тыш министры Владимир Пучков сәүдә үзәгенең тышына су агызырга боерган. Моны ул янгынны сүндерү уңаеннан оешкан штабта киңәшмә вакытында әйткән. Үз чиратында, МЧС башлыгы урынбасары Владлен Аксенов сәүдә үзәге конструкцияләренең җимерелү куркынычы барлыгын искәрткән.

Владимир Пучков Кемеровода янучы сәүдә үзәге тирәсендә урнашкан оешмалар җитәкчеләрен үз эшчеләрен вакытлыча эштән азат итүләрен үтенгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100