news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровода узган Федераль Сабан туенда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды

Кемеровода узган Федераль Сабан туенда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды
Владимир Васильев

Кемеровода узган Федераль Сабан туенда Татарстан егете Радик Сәлахов батыр калды. Асболют батырга ул Башкортстан егете Турал Азимов белән көрәште.

«Бик көчле сабантуй, көчле көндәшләр. Аллаһ ярдәме белән җиңү безнең якта булды. Җиңү җиңел булмады», – диде ул мәйданнан төшкәч журналистларга.

Федераль Сабан туе батырына «Лада» автомобиле һәм 57 мең сум акча, әлбәттә, тәкә бирелә. Батырга ачкычларны Кемерово өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Илья Середюк һәм Лениногрск районы башлыгы Рәгать Хөснетдинов тапшырды.

  • Радик Сәлахов - 2023 елгы дөнья чемпионы, Россия чемпионы. Тумышы белән Зәй районыннан. Лаеш районы данын яклап көрәшә.
news_right_1
news_right_2
news_bot