news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода Рәйхана Григорьева татар Кар кызы курчагын ясап, беренче урынга лаек булган

Кемеровода Рәйхана Григорьева татар Кар кызы курчагын ясап, беренче урынга лаек булган

Бүген Кемерово шәһәренең Гоголь исемендәге китапханәсендә «Яңа ел этно-стиле» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кемеровода «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рәйхана Григорьева хәбәр итте.

Әлеге конкурсны Кемерово шәһәр хакимиятенең Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе ярдәме белән муниципаль мәгълүмат-китапханә системасы оештырган.

Рәйхана ханым бәйгедә «Милли Яңа ел уенчыгы» номинациясендә беренче урынны, конкурс партнерларыннан төп призны һәм «Милли төсмерләр белән Яңа ел чыршысы» номинациясендә икенче урынны яулаган.

Фото: © Рәйхана Григорьеваның шәхси архивыннан

Бәйгегә кулдан ясалган эшләнмәләр кабул ителгән. Рәйхана Григорьеваның татар Кар кызына тиңнәр табылмаган, һәм ул җиңүче итеп билгеләнгән. «Татарларның дәрәҗәсен күтәрү өчен, аларның татар культурасы белән кызыксынуларын үстерү өчен тырышам, көчемне кызганмыйм», – ди Рәйхана Григорьева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100