news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода митингка чыккан кешеләр губернатор һәм мэрның отставкага китүен таләп итә

Бүген Кемеровода 1,5 меңнән артык кеше «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнарны искә алу өчен минингка җыелды.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Кемеровода митингка чыккан кешеләр Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев һәм шәһәр мэры Илья Середюкның отставкага китүен таләп итә, дип яза «Коммерсантъ».

Бүген Кемеровода 1,5 меңнән артык кеше «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнарны искә алу өчен минингка җыелды. Янгында 64 кешенең гомере өзелде, алар арасында балалар да бар.

Митинг шәһәр хакимияте бинасы янында башланып китте, аннары кешеләр өлкә хакимияте бинасына күчте.

Инде хәбәр ителгәнчә, янгын 25 мартта «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгенең дүртенче катында чыккан. Россия Президенты Владимир Путин да, хастаханәгә килеп, янгында зыян күргән кешеләрнең хәлен белгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100