news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровода федераль Сабантуй үткәрергә Татарстаннан зур делегация килде

Кемеровода федераль Сабантуй үткәрергә Татарстаннан зур делегация килде
Рузилә Мөхәммәтова

Кемеровога федераль Сабантуй үткәрергә дип зур делегация - 340лап кеше Новосибирски аэропортына килеп төште һәм автобусларда Кемеровога кузгалды. Делегациядә «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар.

Татарстан вәкилләрен аэропортта Новосибирски татарларының «Сандугач» һәм «Мирас» ансамбльләре татар җырлары һәм чәкчәк белән каршы алып, Кемеровога озатып калды.

Федераль Сабантуй үткәрү өчен Лениногорскидан 70 кеше, Актаныштан 50 кеше - «Агыйдел» һәм «Ак инеш» ансамбльләре, шулай ук, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның дәүләт фольклор ансамбле, Тинчурин театры оркестры, һөнәрчеләр һәм байтак танылган җырчылар килде.

Сабантуйда халык уеннарын Лениногорскидан килгән команда оештыра. Алар үзләре белән көянтә-чиләкләр, чүлмәкләр, капчыклар, агач кашыклар һәм башка кирәк-ярак алып килгән.

Сабантуйның барлык кунаклары мичтә пешкән коймак белән сыйлана алачак.

Бәйрәм Кемеровоның Мәскәү мәйданында 1 июль көнне була. Алдагы көнне Татарстан сәнгать осталары концерт бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot