news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемеровода балалар арасында татар гаиләсе рәсем бәйгесе үткәрелә

Анда 15 яшькә кадәрле балалар катнаша ала.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Кемеровода татар гаиләсенең иң матур рәсемен сайлаячаклар. Бу хакта Кемерово татарларының "Дуслык" мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
"Дуслык" үзәге беренче тапкыр балалар арасында татар гаиләсе рәсем бәйгесе игълан иткән. Конкурста 15 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар катнаша ала. 
 
Җиңүчене 1 сентябрь көнне ачыклап, аңа үзәк тарафыннан әзерләнгән бүләкне тапшырачаклар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot