Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 июльдә Кемеровода Федераль сабантуй уза
1 июль көнне Кемеровода XXIII Федераль сабантуй узачак. Программада - театральләштерелгән пролог, сабантуйның традицион уеннары һәм ярышлары, концерт программасы.
Сабантуйга Татарстаннан зур делегация бара. «Сабантуй Кемеровоның Мәскәү мәйданында оештырыла», дип хәбәр итә оештыручылар.
Сабантуй мәйданы өчен татар ишегалларын Лениногорск районы ясый, халык һөнәрчелеге күргәзмәләре да оештырыла.
Сабантуйның концерт программасында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле, «Дорога из города» бию театры, «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Ак инеш» балалар ансамбле, шулай ук, Лениногорск районы иҗат коллективлары катнаша.
Сабантуйның алдагы көнендә – 30 июньдә Б.Т. Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясе залында Татарстан сәнгать осталары концерты үтәчәк. Биредә Тинчурин театры оркестры, республиканың күренекле артистлары, шул исәптән Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров чыгыш ясаячак.
- 2021 һәм 2022 елларда Кузбасста Халыкара шахтерлар сабантуе узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз