news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово татарлары Татарстан делегациясен чәкчәк һәм гармун белән каршы алды

Сабантуй 26-27 июнь көннәрендә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышлап уздырыла.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемерово татарлары Татарстан делегациясен аэропортта чәкчәк һәм гармун белән каршы алды.

Татарстан делегациясе Халыкара Шахтерлар Сабантуена Кемеровога килеп төште. Делегациядә бәйрәм барышын яктыртып бару өчен «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар.

«Безнең „Дуслык“ ансамбленә - 30 ел. Анда утызлап кеше йөри. Бүген бик рәхәтләнеп Татарстан делегациясен каршы алдык. Сабантуйда да чыгыш ясаячакбыз», - диде ансамбль артистлары.

Сабантуй 26-27 июнь көннәрендә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышлап уздырыла. Сабантуйга Татарстаннан 265 кеше килеп төште.

Бәйрәм программасында төрле чаралар: иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли хуҗалыклар күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар, ат чабышлары һ. б. планлаштырылган.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Кузбасста 40 меңнән артык татар яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot