news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемерово татар мәдәнияте музее ислам кабул итүнең 1100 еллыгына экспозиция эшләгән

Музей җитәкчесе Рәйхана Григорьева гаиләсе белән башкарган иҗади эшкә 2021 елның ноябрендә керешкәннәрен әйтте.

Кемерово татар мәдәнияте музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган экспозиция башкарылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей җитәкчесе Рәйхана Григорьева сөйләде.

«Бу уй электән туган иде инде, әле юбилейга кадәр үк. Болгардагы мозаика буенча экспозицияне күреп, шуны ясарга дип уйлап йөри идем. Чынлыкта исә, ул нәкъ менә юбилейга туры килеп куйды», – диде ул. 

Рәйхана апа гаиләсе белән башкарган иҗади эшкә 2021 елның ноябрендә керешкәннәрен әйтте. «Кызым Юля, оныгым Ева, ирем Сергей да бик булышты. Гаилә хезмәте бу. Курчакларның йөзләрен Юля белән Ева ясады. Мин тукымалар табып, аннары кызым белән өс киемнәрен тектек», – дип сөйләде Рәйхана Григорьева.

Экспозициядә барлыгы ун курчак. «Алмыш хан, аның хатыны, уң ягыннан – үз хакимлегендәге кабилә башлыклары, икенче яктан – Бохарадан Әхмәт ибн Фадлан илчелеге делегациясе», – дип тәгаенләде ул. 

Рәйхана Григорьева, шулай ук, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Кемероводагы бүлеге җитәкчесе, шулай ук якшәмбе мәктәбендә татар теле укытучысы вазифаларын били.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100