news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кемерово шәһәрендә Шахтерлар сабантуе узды

Сабантуй 26-27 июнь көннәрендә Кемерово шәһәрендә Кузбассның 300 еллыгына багышлап уздырылды.

Кемерово шәһәрендә Шахтерлар сабантуе узды
Абдул Фархан

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26-27 июнь көннәрендә Кемерово шәһәрендә Шахтерлар сабантуе узды.

Сабантуй Кузбассның 300 еллыгына багышлап Кузбасс губернаторы инициативасы һәм Татарстан Президенты хуплавы буенча уздырылды.

Халыкара Шахтерлар Сабантуеның төп өлеше Шахтерлар парады белән башланып китте. Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданыннан бәйрәм кунаклары — Россия регионнарыннан килгән милли-мәдәни автономия рәисләре һәм шахтерлар үтте.

Делегацияләр парады өч гимн — Россия гимны, Татарстан гимны һәм Кузбасс гимны белән дәвам итте. «Бездә күп төрле халыклар яши. Алар биредә руслардан соң халык саны буенча икенче урында. Сабантуй халыкларны берләштерүче бәйрәм булсын иде. Без аның ел саен үткәрелүен телибез», — диде Кемерово губернаторы Сергей Цивилев видеомөрәҗәгатьтә.

Алга таба сәхнә түренә Кузбасс Губернаторы урынбасары Вячеслав Телегин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыев чыкты. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламнәрен җиткерде. «Беренче Халыкара шахтерлар сабантуе ике җитәкченең килешүе буенча үтә. Бәйрәмнең шахтер ветераннар парады белән башлануы яхшы», — диде ул. Васил Шәйхразыев татар шахтерларының батырлыклары турында мәгълүмат та бирде.

Шуннан соң ул җирле милли-мәдәни автономия әгъзаларына Рәхмәт хатларын һәм медальләр тапшырды.

Бәйрәм программасында төрле чаралар: иҗат коллективларының концерт чыгышлары, милли көрәш, милли хуҗалыклар күргәзмәләре, кунаклар өчен конкурслар булды. Татарстан Хөкүмәте сабантуй батырына автомобиль бүләк итте.

  • 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Кузбасста 40 меңнән артык татар яши.
  • Халыкара шахтерлар сабантуе — Кузбассның 300 еллыгы уңаеннан уздырылган иң масштаблы бәйрәм чараларының берсе.
news_right_1
news_right_2
news_bot